The Elephant · al-Fil · سورة الفيل · 5 ayahs
5 ayahs
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне.
١أَلَمْ تَرَ كَيْفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِأَصْحَابِ الْفِيلِ
1Әй, Мухәммәд г-м күрмәдеңме, синең Раббың фил ияләреңә нинди җәза биргәнен? (Мухәммәд г-м туган елны Йәмән вәлисе Әбрәһә, хаҗ кылуны Мәккәдән туктатып үзенең шәһәренә күчерү өчен Кәгъбәтүлланы җимереп юк итәм, дип филле ґәскәр белән Мәккәгә килде. Ләкин теләгенә ирешә алмады, Аллаһ аларның өсләренә таш яудырып һәлак итте).
٢أَلَمْ يَجْعَلْ كَيْدَهُمْ فِي تَضْلِيلٍ
2Әйә Раббың аларның мәкерләрен батыл кылып, тырышуларын бушка чыгарды түгелме?
٣وَأَرْسَلَ عَلَيْهِمْ طَيْرًا أَبَابِيلَ
3Вә һәлак итмәк өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде.
٤تَرْمِيهِمْ بِحِجَارَةٍ مِنْ سِجِّيلٍ
4Кошлар аларны коелган таш белән атарлар.
٥فَجَعَلَهُمْ كَعَصْفٍ مَأْكُولٍ
5Аларны тапталган, чәйнәлгән салам кеби кылды.