Thorns · al-Masad · سورة المسد · 5 ayahs
5 ayahs
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне.
١تَبَّتْ يَدَا أَبِي لَهَبٍ وَتَبَّ
1Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар).
٢مَا أَغْنَىٰ عَنْهُ مَالُهُ وَمَا كَسَبَ
2Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде.
٣سَيَصْلَىٰ نَارًا ذَاتَ لَهَبٍ
3Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар.
٤وَامْرَأَتُهُ حَمَّالَةَ الْحَطَبِ
4Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә.
٥فِي جِيدِهَا حَبْلٌ مِنْ مَسَدٍ
5Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр.