١قُلْ أُوحِيَ إِلَيَّ أَنَّهُ اسْتَمَعَ نَفَرٌ مِنَ الْجِنِّ فَقَالُوا إِنَّا سَمِعْنَا قُرْآنًا عَجَبًا
1Әйт: "Миңа вәхий кылынды, Аллаһудан хәбәр бирелде, тәхкыйк миннән җеннәрдән бер таифә Коръәнне тыңлады, ул җеннәр кавемнәренә барып сөйләделәр: "Тәхкыйк без ґәҗәеб Коръәнне ишеттек!
٢يَهْدِي إِلَى الرُّشْدِ فَآمَنَّا بِهِ ۖ وَلَنْ نُشْرِكَ بِرَبِّنَا أَحَدًا
2Ул Коръән туры юлга күндерәдер. Без ул Коръәнгә иман китердек, әлбәттә, Раббыбызга һичкемне тиңдәш кылмабыз".
٣وَأَنَّهُ تَعَالَىٰ جَدُّ رَبِّنَا مَا اتَّخَذَ صَاحِبَةً وَلَا وَلَدًا
3Тәхкыйк Раббыбызның олугълыгы бөек булды, Аның хатыны вә баласы һич булмады.
٤وَأَنَّهُ كَانَ يَقُولُ سَفِيهُنَا عَلَى اللَّهِ شَطَطًا
4Тәхкыйк безнең ахмакларыбыз Аллаһуга үлчәүсез сүзне әйтә иделәр, ягъни Аллаһуның баласы бар, дип.
٥وَأَنَّا ظَنَنَّا أَنْ لَنْ تَقُولَ الْإِنْسُ وَالْجِنُّ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا
5Тәхкыйк без Коръән сүзләрен ишетмәс борын уйлый идек, һичбер кеше вә җен заты Аллаһуга ялган сөйләмәс, дип.
٦وَأَنَّهُ كَانَ رِجَالٌ مِنَ الْإِنْسِ يَعُوذُونَ بِرِجَالٍ مِنَ الْجِنِّ فَزَادُوهُمْ رَهَقًا
6Тәхкыйк кеше затыннан булган ирләр, җен затыннан булган ирләргә сыгына иделәр, ул кешеләр шул җеннәргә ахмаклыкны арттырдылар.
٧وَأَنَّهُمْ ظَنُّوا كَمَا ظَنَنْتُمْ أَنْ لَنْ يَبْعَثَ اللَّهُ أَحَدًا
7Тәхкыйк ул җеннәр уйладылар сез кәферләр уйлаган кеби, Аллаһ һичкемне кубармас, тергезмәс дип.
٨وَأَنَّا لَمَسْنَا السَّمَاءَ فَوَجَدْنَاهَا مُلِئَتْ حَرَسًا شَدِيدًا وَشُهُبًا
8Коръәнгә иман китереп мөселман булган җеннәр янә әйттеләр: "Без күк тарафына менгән идек, күкне көчле сакчы фәрештәләр вә атылучы ялкынлы йолдызлар белән тутырылган таптык.
٩وَأَنَّا كُنَّا نَقْعُدُ مِنْهَا مَقَاعِدَ لِلسَّمْعِ ۖ فَمَنْ يَسْتَمِعِ الْآنَ يَجِدْ لَهُ شِهَابًا رَصَدًا
9Янә без фәрештәләр сүзен ишетер өчен күкләргә менеп урыннарга утырадыр идек, бер җен хәзер менеп тыңласа, үзе өчен шайтаннар саклап торган ялкынны табар!
١٠وَأَنَّا لَا نَدْرِي أَشَرٌّ أُرِيدَ بِمَنْ فِي الْأَرْضِ أَمْ أَرَادَ بِهِمْ رَبُّهُمْ رَشَدًا
10Без, әлбәттә, белмибез йә җирдәге кешеләргә бер зарар касд ителмәде, әллә Раббылары аларга һидәятне теләдеме?
١١وَأَنَّا مِنَّا الصَّالِحُونَ وَمِنَّا دُونَ ذَٰلِكَ ۖ كُنَّا طَرَائِقَ قِدَدًا
11Дәхи бездән, әлбәттә, яхшылар да бар вә бездә яхшылардан башка явызлар да бар, без, әлбәттә, төрле юлда булдык.
١٢وَأَنَّا ظَنَنَّا أَنْ لَنْ نُعْجِزَ اللَّهَ فِي الْأَرْضِ وَلَنْ نُعْجِزَهُ هَرَبًا
12Тәхкыйк без белдек, әлбәттә, Аллаһуны гаҗиз кыла алмабыз, җирдә һәм качып та гаҗиз кыла алмабыз.
١٣وَأَنَّا لَمَّا سَمِعْنَا الْهُدَىٰ آمَنَّا بِهِ ۖ فَمَنْ يُؤْمِنْ بِرَبِّهِ فَلَا يَخَافُ بَخْسًا وَلَا رَهَقًا
13Тәхкыйк без Коръәнне ишеткәч аңа иман китердек, берәү Раббысына вә Аның сүзенә ышанса, ул кеше кимсетелүдән һәм гакылсызланудан курыкмас.
١٤وَأَنَّا مِنَّا الْمُسْلِمُونَ وَمِنَّا الْقَاسِطُونَ ۖ فَمَنْ أَسْلَمَ فَأُولَٰئِكَ تَحَرَّوْا رَشَدًا
14Тәхкыйк бездә мөселманнар бар һәм туры юлдан читкә чыгып адашканнар да бар бездә. Коръән белән гамәл кылып мөселман булган кешеләр туры юлны таптылар.
١٥وَأَمَّا الْقَاسِطُونَ فَكَانُوا لِجَهَنَّمَ حَطَبًا
15Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр – алар җәһәннәмгә утын булдылар.
١٦وَأَنْ لَوِ اسْتَقَامُوا عَلَى الطَّرِيقَةِ لَأَسْقَيْنَاهُمْ مَاءً غَدَقًا
16Әгәр кеше белән җен бар да Коръән күрсәткән туры юлда булсалар, әлбәттә, аларның җиренә куп су илә сугарыр идек.
١٧لِنَفْتِنَهُمْ فِيهِ ۚ وَمَنْ يُعْرِضْ عَنْ ذِكْرِ رَبِّهِ يَسْلُكْهُ عَذَابًا صَعَدًا
17Шул күп яңгырдан хасил булган байлыкта аларны сынамак өчен. Берәү Аллаһ вәгазе булган Коръәннән йөз чөерсә аның белән гамәл кылудан баш тартса, Аллаһ ул кешене кертер каты мәшәкатьле ґәзабка.
١٨وَأَنَّ الْمَسَاجِدَ لِلَّهِ فَلَا تَدْعُوا مَعَ اللَّهِ أَحَدًا
18Тәхкыйк мәсҗидләр Аллаһуга гыйбадәт кылу өчендер, шулай булгач, мәсҗидләрдә Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмагыз һәм кәферләргә дога кылмагыз, вә бидеґәт гамәлләрне эшләмәгез!
١٩وَأَنَّهُ لَمَّا قَامَ عَبْدُ اللَّهِ يَدْعُوهُ كَادُوا يَكُونُونَ عَلَيْهِ لِبَدًا
19Тәхкыйк ул Аллаһ колы Мухәммәд г-м аулакта намазга торып, кычкырып Коръән укыганда, Коръән тыңлау өчен аның янына килеп җеннәр бер-берсенең өстенә өелә яздылар.
٢٠قُلْ إِنَّمَا أَدْعُو رَبِّي وَلَا أُشْرِكُ بِهِ أَحَدًا
20Әйт: "Мин фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыламын, Ул – Аллаһуга һичкемне шәрик-тиңдәш кылмамын", – дип.
٢١قُلْ إِنِّي لَا أَمْلِكُ لَكُمْ ضَرًّا وَلَا رَشَدًا
21Әйт: "Мин сезгә зарар китерергә кадир түгелмен һәм сезгә һидәят бирергә дә кадир түгелмен".
٢٢قُلْ إِنِّي لَنْ يُجِيرَنِي مِنَ اللَّهِ أَحَدٌ وَلَنْ أَجِدَ مِنْ دُونِهِ مُلْتَحَدًا
22Әйт: "Әлбәттә, мине Аллаһ хөкеменнән һичкем коткара алмас, әгәр Ул миңа зарар теләсә, мин, әлбәттә, тапмамын Аллаһудан башка сыгыныр вә ярдәм сорар өчен бер затны."
٢٣إِلَّا بَلَاغًا مِنَ اللَّهِ وَرِسَالَاتِهِ ۚ وَمَنْ يَعْصِ اللَّهَ وَرَسُولَهُ فَإِنَّ لَهُ نَارَ جَهَنَّمَ خَالِدِينَ فِيهَا أَبَدًا
23Мәгәр мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештерүче һәм пәйгамбәрлек бурычын үтәүче генәмен. Берәү Аллаһуга вә Аның расүленә гасый булса аларга каршы торса, тәхкыйк ул кешегә җәһәннәм уты хәзерләнмештер алар анда мәңге калучылардыр.
٢٤حَتَّىٰ إِذَا رَأَوْا مَا يُوعَدُونَ فَسَيَعْلَمُونَ مَنْ أَضْعَفُ نَاصِرًا وَأَقَلُّ عَدَدًا
24Хәтта алар үзләренә вәгъдә ителгән ґәзабны күрсәләр, тиз белерләр кемнең ярдәмчесе зәгыйфьрәк вә азырак икәнлеген.
٢٥قُلْ إِنْ أَدْرِي أَقَرِيبٌ مَا تُوعَدُونَ أَمْ يَجْعَلُ لَهُ رَبِّي أَمَدًا
25Әйт: "Белмимен сезгә вәгъдә ителгән кыямәт көне якындырмы, әллә Раббым ул кыямәт көненә озын вакыт билгеләгәнме?
٢٦عَالِمُ الْغَيْبِ فَلَا يُظْهِرُ عَلَىٰ غَيْبِهِ أَحَدًا
26Ул яшерен эшләрне белүчедер вә Ул үзенең яшерен эшләренә һичкемне хәбәрдар кылмас.
٢٧إِلَّا مَنِ ارْتَضَىٰ مِنْ رَسُولٍ فَإِنَّهُ يَسْلُكُ مِنْ بَيْنِ يَدَيْهِ وَمِنْ خَلْفِهِ رَصَدًا
27Мәгәр рәсүлләрнең алларыннан вә артларыннан сакчы фәрештәләрен йөртер Иблис зарар бирмәсен өчен.
٢٨لِيَعْلَمَ أَنْ قَدْ أَبْلَغُوا رِسَالَاتِ رَبِّهِمْ وَأَحَاطَ بِمَا لَدَيْهِمْ وَأَحْصَىٰ كُلَّ شَيْءٍ عَدَدًا
28Ул рәсүлләр Раббылары йөкләгән пәйгамбәрлек бурычларын үтәгәнлекләрен вә шәригать хөкемнәрен кешеләргә ирештергәннәрен белсен өчен алар янына фәрештәләр билгеләде, вә расүл тирәсендә булган һәр кешенең эшен Аллаһуның белеме әйләндереп алды, вә Ул – Аллаһ вөҗүдтә булган һәрнәрсәнең санын беләдер.