١هَلْ أَتَىٰ عَلَى الْإِنْسَانِ حِينٌ مِنَ الدَّهْرِ لَمْ يَكُنْ شَيْئًا مَذْكُورًا
1Әйә кешегә заманында бер вакыт килеп үтте түгелме, ул вакытта кеше телгә алына торган нәрсә түгел иде. Адәм г-м балчыктан халык ителгәч, Мәккә илә Таиф арасында берникадәр вакытлар ятты, һич телдә сөйләнмәде.
٢إِنَّا خَلَقْنَا الْإِنْسَانَ مِنْ نُطْفَةٍ أَمْشَاجٍ نَبْتَلِيهِ فَجَعَلْنَاهُ سَمِيعًا بَصِيرًا
2Тәхкыйк Без Адом балаларын яраттык, ир илә хатынның катнашкан мәниләреннән, Без аны бәлаләндереп сынарбыз, аны ишетүче вә күрүче кылдык.
٣إِنَّا هَدَيْنَاهُ السَّبِيلَ إِمَّا شَاكِرًا وَإِمَّا كَفُورًا
3Тәхкыйк аңа туры юлның сибешләрен күрсәттек, ул кеше Без биргән нигъмәтләргә йә шөкер итүчедер, йә нигъмәтләрне Аллаһ биргәнлеген инкяр итүчедер.
٤إِنَّا أَعْتَدْنَا لِلْكَافِرِينَ سَلَاسِلَ وَأَغْلَالًا وَسَعِيرًا
4Тәхкыйк Без нигъмәтләргә көферлек кылучыларга хәзерләдек чылбырларны вә богауларны һәм кызган утны.
٥إِنَّ الْأَبْرَارَ يَشْرَبُونَ مِنْ كَأْسٍ كَانَ مِزَاجُهَا كَافُورًا
5Тәхкыйк яхшы мөселманнар тәмле сулар эчәрләр, ул суның исе һәм тәме кәфур (камфора) кебидер.
٦عَيْنًا يَشْرَبُ بِهَا عِبَادُ اللَّهِ يُفَجِّرُونَهَا تَفْجِيرًا
6Ул кәфур чишмәдер, аннан эчәрләр Аллаһуның итагатьле коллары, вә ул чишмәне ничек кирәк – шулай агызырлар.
٧يُوفُونَ بِالنَّذْرِ وَيَخَافُونَ يَوْمًا كَانَ شَرُّهُ مُسْتَطِيرًا
7Алар дөньяда вакытта Аллаһудан йөкләтелгән бурычларын үтәрләр, ягъни Аллаһ кушкан эшләрне эшләрләр вә Ул тыйган эшләрдән тыелырлар, вә алар катылыгы һәркайда таралган кыямәт көненнән куркырлар.
٨وَيُطْعِمُونَ الطَّعَامَ عَلَىٰ حُبِّهِ مِسْكِينًا وَيَتِيمًا وَأَسِيرًا
8Дәхи алар Аллаһ ризасы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш һәм садака бирерләр.
٩إِنَّمَا نُطْعِمُكُمْ لِوَجْهِ اللَّهِ لَا نُرِيدُ مِنْكُمْ جَزَاءً وَلَا شُكُورًا
9Алар әйтерләр: "Без сезне фәкать Аллаһ ризасы өчен генә ашатабыз, без сездән өмет итмибез каршысына безгә бер изгелек итүегезне һәм дога кылыгыз, дип тә әйтмибез.
١٠إِنَّا نَخَافُ مِنْ رَبِّنَا يَوْمًا عَبُوسًا قَمْطَرِيرًا
10Чөнки без Раббыбыздан куркабыз катылыгы белән йөзләрне чытыкландыручы кыямәт көненнән", – дип.
١١فَوَقَاهُمُ اللَّهُ شَرَّ ذَٰلِكَ الْيَوْمِ وَلَقَّاهُمْ نَضْرَةً وَسُرُورًا
11Аллаһ аларны ул көннең катылыгыннан саклар һәм аларның йөзләремә яктылыкны дәхи шатлыкны салыр.
١٢وَجَزَاهُمْ بِمَا صَبَرُوا جَنَّةً وَحَرِيرًا
12Дәхи алармы Аллаһ юлында чыдамлы булганнары өчен җәннәт һәм ефәк киемнәр белән бүләкләр.
١٣مُتَّكِئِينَ فِيهَا عَلَى الْأَرَائِكِ ۖ لَا يَرَوْنَ فِيهَا شَمْسًا وَلَا زَمْهَرِيرًا
13Алар җәннәттә яхшы диваннарга таянучылардыр, анда кояш эсселеген һәм суыкны күрмәсләр.
١٤وَدَانِيَةً عَلَيْهِمْ ظِلَالُهَا وَذُلِّلَتْ قُطُوفُهَا تَذْلِيلًا
14Дәхи аларга агач күләгәсе якын булыр һәм ул агачларның җимешләре аларга бик якын ителде.
١٥وَيُطَافُ عَلَيْهِمْ بِآنِيَةٍ مِنْ فِضَّةٍ وَأَكْوَابٍ كَانَتْ قَوَارِيرَا
15Дәхи алар тирәсендә йөртәләр көмеш савытларны һәм бәллүрдән булган борынсыз, тоткасыз савытларны.
١٦قَوَارِيرَ مِنْ فِضَّةٍ قَدَّرُوهَا تَقْدِيرًا
16Ул савытлар көмешләнгән бәллүрдәндер, җәннәт хезмәтчеләре ул савытлар белән эчемлекне кирәк кадәр генә бирерләр.
١٧وَيُسْقَوْنَ فِيهَا كَأْسًا كَانَ مِزَاجُهَا زَنْجَبِيلًا
17Дәхи алар тәмле сулардан эчерелмеш булырлар, ул суның катыштырылган тәме зәнҗәбил кебидер. (Зәнҗәбил эчемлекне бик хушландыра торган нәрсәдер.)
١٨عَيْنًا فِيهَا تُسَمَّىٰ سَلْسَبِيلًا
18Ул җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмә сәлсәбил, дип аталыр.
١٩وَيَطُوفُ عَلَيْهِمْ وِلْدَانٌ مُخَلَّدُونَ إِذَا رَأَيْتَهُمْ حَسِبْتَهُمْ لُؤْلُؤًا مَنْثُورًا
19Дәхи алар янында һич үзгәрми торган яшь егетләр хезмәт итеп йөрерләр, әгәр күрсәң, аларны чәчелгән энҗе данәләре дип уйларсың.
٢٠وَإِذَا رَأَيْتَ ثَمَّ رَأَيْتَ نَعِيمًا وَمُلْكًا كَبِيرًا
20Әгәр син җәннәткә карасаң, анда төрле күп нигъмәтләрне күрерсең һәм зур байлыкны күрерсең.
٢١عَالِيَهُمْ ثِيَابُ سُنْدُسٍ خُضْرٌ وَإِسْتَبْرَقٌ ۖ وَحُلُّوا أَسَاوِرَ مِنْ فِضَّةٍ وَسَقَاهُمْ رَبُّهُمْ شَرَابًا طَهُورًا
21Аларның өсләрендә калып һәм нечкә яшел ефәк киемнәрдер, алар көмеш беләзекләр белән зиннәтләнерләр, Раббылары аларга пакь, татлы эчемлекләр эчерер.
٢٢إِنَّ هَٰذَا كَانَ لَكُمْ جَزَاءً وَكَانَ سَعْيُكُمْ مَشْكُورًا
22Тәхкыйк бу нигъмәтләр сезгә изге гамәлләрегез өчен бүләктер һәм барча көчегезне сарыф итеп Аллаһ юлында тырышуыгызның хакы ошбу җәннәт нигъмәтләре белән түләнде.
٢٣إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا عَلَيْكَ الْقُرْآنَ تَنْزِيلًا
23Тәхкыйк Без, ий Мухәммәд г-м сиңа Коръәнне аерып ачык аңлатып иңдердек.
٢٤فَاصْبِرْ لِحُكْمِ رَبِّكَ وَلَا تُطِعْ مِنْهُمْ آثِمًا أَوْ كَفُورًا
24Раббыңның хөкеменә чыда, һәм кешеләрнең гөнаһка чумганнарына вә хакны инкяр итүче кәферләрне итагать итмәгел!
٢٥وَاذْكُرِ اسْمَ رَبِّكَ بُكْرَةً وَأَصِيلًا
25Раббыңның исемен зекер ит, намаз укытыл иртә белән һәм кич белән!
٢٦وَمِنَ اللَّيْلِ فَاسْجُدْ لَهُ وَسَبِّحْهُ لَيْلًا طَوِيلًا
26Дәхи төнлә Аллаһуга сәҗдә кылгыл, һәм төнлә озын вакыт намаз укыгыл!
٢٧إِنَّ هَٰؤُلَاءِ يُحِبُّونَ الْعَاجِلَةَ وَيَذَرُونَ وَرَاءَهُمْ يَوْمًا ثَقِيلًا
27Тәхкыйк бу Мәккә мөшрикләре һәм башка кәферләр үтеп китә торган дөньяны сөяләр, вә бик каты авыр кыямәт көне өчен хәзерләнүне артларына куялар.
٢٨نَحْنُ خَلَقْنَاهُمْ وَشَدَدْنَا أَسْرَهُمْ ۖ وَإِذَا شِئْنَا بَدَّلْنَا أَمْثَالَهُمْ تَبْدِيلًا
28Без аларны халык кылдык, вә аларның буыннарын ныгыттык вә әгъзаларын куәтле кылдык, вә әгәр Без теләсәк, алыштырырбыз аларның охшашлары белән, ягъни аларны һәлак итәрбез дә урыннарына икенче кешеләрне китерербез.
٢٩إِنَّ هَٰذِهِ تَذْكِرَةٌ ۖ فَمَنْ شَاءَ اتَّخَذَ إِلَىٰ رَبِّهِ سَبِيلًا
29Тәхкыйк бу Коръән кешеләргә кирәк нәрсәләрне сөйләп белдерүче көчле вәгазь, ачык дәлилдер. Теләгән кеше Коръән белән гамәл кылсын да, үзенә Раббысының җәннәтләренә бара торган туры юлны алсын!
٣٠وَمَا تَشَاءُونَ إِلَّا أَنْ يَشَاءَ اللَّهُ ۚ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلِيمًا حَكِيمًا
30Әле сез туры юлны кирәксенгән яхшы теләкне дә таба алмассыз, мәгәр Аллаһ теләсә генә табарсыз, тәхкыйк Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә гадел хөкем итүче булды.
٣١يُدْخِلُ مَنْ يَشَاءُ فِي رَحْمَتِهِ ۚ وَالظَّالِمِينَ أَعَدَّ لَهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا
31Теләгән кешесене рәхмәтенә кергезер һәм Аңа каршылык күрсәтеп үзләренә золым иткән залимнәргә рәнҗеткүче каты ґәзабны хәзерләде.